16+

Камал театрында – яңа хезмәткәр

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының маркетинг буенча директор урынбасары Айгөл Дәүләтшина Лондонга күчеп китәргә җыена. Аның урынына булачак хезмәткәр кастинг буенча сайлап алынды. Ул - 28 яшьлек Илшат Латыйпов.

Казан дәүләт федераль университетының тарих факультетын тәмамлаган. Илшат моңа хәтле музейда экскурсияләрне алып баручы булып та, Казан мөселман киносы фестивале дирекиясендә дә, саклык банкында да эшләргә өлгергән. Журналистлар белән очрашканда егет үзенең сәнгатьне яратуын да яшермәде. Ул киләчәктә Айгөл башкарган эшләрне дәвам итү белән бергә, яңа проектлар өстендә дә эшләргә ниятли. Чөнки быелгы сезонда театрда яңа афишалар, яңа логотип, яңа сайт булачак.

Айгөл исә Англиядә халыкара мөнәсәбәтләр менеджеры булып эшләргә җыена.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading