16+

Камил Кәримов: “Безнекеләр дә базарга үтеп керде”

Казанда шимбә саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрли.

Камил Кәримов: “Безнекеләр дә базарга үтеп керде”

Казанда шимбә саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрли.

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, үткән шимбәдә агропредприятиеләр, фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар башкалага 665 машинада 48,0 миллион сумлык продукция төяп килгән. Авыл хезмәтчәннәренә, шулай ук азык эшкәртүчеләргә рәхмәт! Ярминкәгә бәрәңге - 172,8, кәбестә - 40,3, суган - 24,3, сыер ите - 55,7, кош ите - 19,3 һәм савытларда агызып сатуда 29,1 тонна сөт, 487,4 мең данәдә йомырка чыгарылган.

Ярминкәләрдә азык-төлек сәүдә челтәрләрендәгедән 25 процентка кадәр арзанрак бәяләрдән сатыла. Иң мөһиме - ул җирле продукция. Кышлык запас төяп кайту өстенә шунда ук районнардан килгән үзешчәннәрнең концертларын да рәхәтләнеп карыйсың бит әле җитмәсә. "Казан" агросәнәгать паркындагы ярминкәләрдә шушы мөмкинлекләр өстенә киләсе елга газета-журналларга дә язылырга була. Базарга чыкмасаң, шагыйрьләрнең ялкынланып шигырь укуларын әле кайчан күрер идең.

Җитмәсә, газета-журналларга язылучыларны сюрприз көтә: "Татар радиосы" аша сәлам юлларга, якыннарыңны котларга була. "Шулай итеп, безнекеләр дә базарга үтеп керде. Бу безгә ошый!", - дип юкка гына әйтмәде бит инде сатирик язучы Камил Кәримов.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләрене 24 декабрьдә тәмамлана. Ашыгыгыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading