16+

Камилә Вәлиеваның тренеры: "Җитәкчеләребез безне ташламас дип өметләнәм"

Татар фигуристкасы Камилә Вәлиеваның тренеры Этери Тутберидзе допинг-тест аркасында чыккан гаугага карата беренче тапкыр үз фикерен белдерде.

Татар фигуристкасы Камилә Вәлиеваның тренеры Этери Тутберидзе допинг-тест аркасында чыккан гаугага карата беренче тапкыр үз фикерен белдерде.

“Бик каршылыклы һәм кискен хәл. Камиләнең бер гаебе дә юк дип ышанып әйтә алам. Безнең өчен бу теорема түгел, ә аксиома һәм моны исбатларга кирәкми. Без Камиләне ташламаячакбыз. Кайгыда да, шатлыкта да үзебезнең спортсменнар белән булачакбыз.

Ни өчен аның шикле допинг белән 25 декабрь көнне Олимпия уеннарына кертелүе аңлашылмый. Әллә очраклы хәл, әллә алдан корылган план – белмим. Җитәкчеләребез безне ташламас, безне яклап чыгарлар дип өметләнәм. Хәзер безнең команда зур дулкынлану белән Камилә Вәлиевага бәйле карарны көтә. Кемнәр нәрсә хәл иткәнен белмим, әмма гаделлек җиңәр дип ышанам”, - диде Камиләнең тренеры. 
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading