16+

Канада бизнесмены пластик шешәләрдән йорт салган

Канада бизнесмены Роберт Безо судан бушаган пластик шешәләрдән йортлар төзи башлаган.

Канада бизнесмены пластик шешәләрдән йорт салган

Канада бизнесмены Роберт Безо судан бушаган пластик шешәләрдән йортлар төзи башлаган.

Ул зур гына җир биләмәсе алып, шунда музей, ресторан, туристлар һәм җирле халык өчен йортлар төзергә ниятләгән. Бистәгә «Пластик шешәләр авылы» дигән исем дә куйган. Пластик шешәләрне эшмәкәр йорт нигез итеп куллана. Диварлар өчен металлдан һәм сеткадан махсус каркаслар эшли һәм аларны пластик шешәләр белән тутыра. Карап торышка мондый йорт башкалардан берни белән дә аерылмый. Аның каравы, арзанрак тора, табигатькә дә файдасы зур. 100 кв м лы йорт төзү өчен 14 мең пластик шешә кирәк. Бу йортлар җир тетрәүләр вакытында да зыян күрми ди. Йортларның ничек төзелүен күрсәтү өчен, авылда төзелеп бетмәгән, цемент измәсе белән ныгытылмаган йортлар да тора. Шуларның берсе – 40 мең шешәдән төзелгән дүрт катлы йорт. Анда кунаклар өчен ике бүлмә, бар, ашханә, йокы бүлмәсе бар. Музейдан экология проблемалары турында мәгълүмат алырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading