16+

Кандидатларның планнары зурдан

Алдан сайлап карау кысаларында "Бердәм Россия" кандидатлары Марат Бариев һәм Евгений Гришин сайлаучылар белән очраштылар.

Алдан сайлап карау кысаларында "Бердәм Россия" кандидатлары Марат Бариев һәм Евгений Гришин сайлаучылар белән очраштылар.

Дәүләт Думасының гамәлдәге депутаты Марат Бариев яшүсмерләрнең җәйге Олимпиадасын Казанда үткәрү турында хыяллана. Универсиаданы, башка халыкара спорт уеннарын югары дәрәҗәдә үткәргән Казан Олимпия уеннарына да әзер, дип саный ул. Дәүләт Думасына депутат итеп сайланган очракта, халыкның саклык акчаларына гарантия, яшьләр сәясәте, спорт, коррупциягә каршы көрәш юнәлешендә эшчәнлеген дәвам итәчәк. Марат Бариев Казанда туган, 2001-2010 елларда республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры иде. Аның сайланган очракка планнары да шул өлкәдәге сораулар белән бәйле.

- Яшьләр турында күп сөйлибез, ләкин "яшьләр" төшенчәсе законда теркәлмәгән. Федераль һәм төбәк хакимиятләре, муниципаль берәмлекләр яшьләр белән нинди эшчәнлек үткәрергә тиеш? Яшьләр турында аерым закон кирәк, - ди Марат Бариев.

Евгений Гришин шулай ук Казанда туган. Татарстан Хөкүмәте аппаратында эшләгән, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең икътисади Мәсьәләләр буенча киңәшчесе булган, аннан соң Дәүләт Советы секретариатында хезмәт куйган. Дәүләт Думасына депутат булып сайланган очракта икътисад, икътисадка инновацияләр кертү, авыл хуҗалыгы мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәкмен ди.

- Республика яңа технологияләргә өмет баглый, моның өчен инфраструктура булдыру зарур. Бу өлкәдә тәҗрибәм бар, Татарстанны тагын да таныту, икътсадын үстерү өчен тырышачакмын, - диде Дәүләт Думасының гамәлдәге депутаты Евгений Гришин.

Исегезгә төшерәбез, республикада алдан сайлап карау өчен алты сайлау округында 560 сайлау участогы эшләячәк. Аларның адресларын pg.er.ru сайтыннан карарга мөмкин. Праймеризда сайлаучы үзенең күңеленә хуш килгән берничә кандидатка тавыш бирә ала, ә 18 сентябрьдәге рәсми сайлауларда бары тик бер генә кандидатны сайлыйсың. Алдан сайлап карау чарасында иң күп тавыш җыйган "Бердәм Россия" сәяси партиясе әгъзалары 18 сентябрьдә булачак сайлауларга Татарстаннан Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар сыйфатында куелачак.

"Бердәм Россия" партиясеннән кандидатларны халык белән очрашулары 13 майга кадәр дәвам итәчәк. Очраулар тәртибе rg.er.ru һәм tatarstan.er.ru сайтларында урнаштырылган. Моннан тыш 2 апрельдә татарстанда дебатлар башланачак, алар һәр шимбә-якшәмбе уздырылачак. Дебатлар сайтта һәм телеэфирда трансляцияләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading