16+

Кар явудан туктый, температура түбәнәя. Кайчан?

4-5 февраль көннәрендә Татарстанда атмосфера фронты йогынтысы саклана.

4-5 февраль көннәрендә Татарстанда атмосфера фронты йогынтысы саклана.

0 градуска кадәр аномаль җылылык, кар һәм җепшек кар рәвешендәге явым-төшемнәр көтелә. Әмма якшәмбедән кар явудан туктый, температура түбәнәя башлый.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген Татарстан юлларында күрү ераклыгы кими, көндез температура 0 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

«Республика халкына шуңа игътибар итәргә кирәк: кар һәм җепшек кар рәвешендәге явым-төшемнәр минуслы температура фонында биналар һәм төрле корылмаларның түбәсеннән кар төшүгә китерергә мөмкин», - дип искәртә синоптиклар.

Якшәмбе, 6 февраль көнне, фронталь система көнчыгышка китәчәк, төнлә кар яварга мөмкин. Температура (төнге сәгатьләрдә -6..-11, көндез -4..-9 градус) түбән төшә башлар.

Якынча мәгълүматлар буенча, 7 һәм 8 февральдә явым-төшемнәр көтелми, һава температурасы төнлә -4..-9, көндез -8..-16 градус тәшкил итәчәк.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading