16+

Кардиологлар конгрессы: чит ил табиблары ничек катнашыр?

Казан каласы Россия кардиологларының милли конгрессын кабул итәргә җыена.

Казан каласы Россия кардиологларының милли конгрессын кабул итәргә җыена.

Казанга 1 меңләп белгеч җыелса, читтән торып аңа 10 меңнән артык табиб кушылыр дип көтелә. Бу хакта журналистлар өчен оештырылган матбугат очрашуында Россия кардиология җәмгыятенең вице-президенты, Идел буе федераль округының штаттан тыш баш кардиологы, КГМУның кардиология кафедрасы мөдире Альберт Галявич белдерде.

Аның әйтүенчә, чит илдә яшәүче табиблар пандемия аркасында чарага килә алмаячак. “Әмма алар дистанцион форматта катнашыр дип көтелә. Чит ил белгечләре тарафыннан 10лап доклад булачак”, - диде ул.

29 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр 160 симпозиум үткәрү планлаштырыла.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading