16+

Кариев театры – Бакуда

Татарстан Республикасы рәсми делегациясенең Азәрбайҗан Республикасына сәфәре кысаларында, 28-29 нчы ноябрьдә Кариев театры Самед Вургун исемендәге Академия рус драма театрында (Баку) «Ләйлә вә Мәҗнүн» спектаклен (режиссеры – Ренат Әюпов) күрсәтте.

Татарстан Республикасы рәсми делегациясенең Азәрбайҗан Республикасына сәфәре кысаларында, 28-29 нчы ноябрьдә Кариев театры Самед Вургун исемендәге Академия рус драма театрында (Баку) «Ләйлә вә Мәҗнүн» спектаклен (режиссеры – Ренат Әюпов) күрсәтте.

Урта гасырда Көнчыгышта иң билгеле шагыйрьләрнең берсе булган Низами Ганҗәви тарафыннан язылган фаҗигале мәхәббәт тарихы, һичшиксез, Азәрбайҗан халкы өчен дә бердәй кадерле. Кариев театрында сәхнәләштерелгән спектакль үзебезнең милли үзенчәлекләр белән дә баетылган. Вакыйгалар да борынгы яссылыкта гына түгел, ә хәзерге Казан җирлегендә дә бара.

«Спектакльне көндез күрсәттек. Шуңа карамастан, Бакуның төрле почмакларыннан урта мәктәп укучылары да карарга килде. Мине шул гаҗәпләндерде һәм тетрәндерде: Азәрбайҗан халкы үзенең әдәбиятын, милләтен бик ярата – моны залның тулы булуыннан аңладык. Яшьләр шундый матур итеп үз телләрендә сөйләшә, без спектакльдән соң алар белән аралаштык. Низами Ганҗәвине барысы да беләләр һәм хөрмәт итәләр. Театр сәнгате, Низаминың үлмәс әсәре ике төрки халыкны берләштерде. Низами әсәре булган өчен генә түгел, ихлас күңелдән уйнавыбызны да яратып кабул иттеләр. Безгә, татарларга да, үзебезнең шәхесләрне, артистларны, язучыларны шул дәрәҗәдә белергә кирәк дип саныйм мин», – дип тәэсирләре белән уртаклашты Кариев театрының баш режиссеры, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов.

«Тамашачы бик җылы кабул итте. Спектакль алдыннан тамашачы килерме, ошатырлармы, дип аз гына шикләнеп тә торган идем. Шикләнүем юкка булган. Олысы да, кечесе дә бик ошатты, «браво» дип кул чаптылар. Низами Ганҗәви аларда бик тә «почетта». Баку театрының сәхнәсе дә үзебезнең Кариев театрыныкы кебек, уйнавы бик рәхәт булды, әллә кая сәфәргә чыгып киткән кебек тоелмады да!» – дип сөйләде Татарстанның атказанган артисты Алсу Фәйзуллина.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X