16+

Кариев театры юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтә

7 һәм 8 февральдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 2019 елның беренче премьерасы – «Юлдашның туган көне» спектакле булачак.

7 һәм 8 февральдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 2019 елның беренче премьерасы – «Юлдашның туган көне» спектакле булачак.

Тамаша интерактив формада бара. Монда балалар актерлар белән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәчәк, әкияти дөньяга сәяхәт кылачак. Вакытлыча кече сәхнә уен һәм аралашу мәйданына әвереләчәк.
Юл йөрү кагыйдәләре буенча сәхнәләштерелгән әкият балаларны юлда һәм урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтә.

Спектакль герое Юлдаш туган көнен түземсезләнеп көтә, чөнки аңа велосипед бүләк итәчәкләр. Шул уйлар белән йоклап китеп, героебыз Светофория дөньясына эләгә. Анда бөтен нәрсә дә юл йөрү кагыйдәләре буенча яши. Ә аларны белмәгән Юлдаш бу илдә нәрсә эшләр?
Пьеса авторы – Дарья Панина, Булат Бәдриев, режиссер – Эльдар Гатауллин.
Премьера 13.00 сәгатьтә театрның кече сәхнәсендә үтәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading