16+

Карлы яңгыр – тәрәзәмә сылана...

Кичә Яшел Үзәннән Казанга килергә туры килде. Олы юлда мәхшәр: кышкы көпчәкләрен җәйгегә алыштырырга өлгергән машиналарга аеруча да куркыныч, бозлавык булмаса да, асфальт юеш, көчле җил, бертуктамый карлы яңгыр коя, каршы якка килгән йөк машиналары тәрәзәгә пычрак су чәчрәтеп китә, бер мизгелгә автомобиль тәрәзәсеннән бөтенләй берни күренми тора.

Юлларда аварияләр: "Океан" тукталышы тирәсендә бер җиңел машина трамвайга бәрелгән, кайбер урыннарда бөкеләр дә хасил булган. ЮХИДИ идарәсе мәгълүматлары буенча кичә республикада 9 зур юл фаҗигасе теркәлгән. Нәтиҗәдә, 2 кеше үлгән, 14е тән җәрәхәтләре алган. Бүген дә һава торышы мактанырлык түгел. Мондый көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре ерак юлларга чыкмаска киңәш итә.

Секундына 15-20 метр тизлектәге җил, көтелмәгән явым-төшем нәтиҗәсендә, кичә республикада зыян күрүче районнар саны 12гә җиткән, дип хәбәр итә ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат идарәсе. Бүген исә утсыз калган торак пунктларда төзексезлекләр бетерелгән.

Инде ниһаять, җылыта башлады дигәндә, салкын яңгырлар халыкны аптырашта калдырды. Еракка алып куйган җылы пәлтәләрне кабат кияргә туры килде. Апрель актыкларында яңгырлар булса, игеннәр яхшы булыр, дигән борынгылар. Әлеге "сыерчык бураннары"н да яхшыга юрыйк. Синоптиклар фаразлавынча, республикада җылы көннәр әле икенче атнадан гына башланыр, мөгаен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading