16+

Катарактадан операция ясау буенча ил рекорды куелган. Кайсы төбәктә?

11 декабрьдә генә дә Якутия Республика офтальмология клиник хастаханәсендә тугыз хирург-офтальмолог 2 сәгать 18 минут 2 секунд эчендә катарактадан 100 операция уздырган.

11 декабрьдә генә дә Якутия Республика офтальмология клиник хастаханәсендә тугыз хирург-офтальмолог 2 сәгать 18 минут 2 секунд эчендә катарактадан 100 операция уздырган.

"Хастаханә белгечләре өчен бу гадәти практика. Хирурглар кайчак хәтта күбрәк операцияләр дә ясый. Хастаханә тарихында бер көн эчендә 160 пациент булган. 1925 елның августында Якутиягә беренче тапкыр күз отряды килә һәм биредә офтальмология хезмәте оештыру турында Сәламәтлек саклау наркомы боерыгы чыгарыла. Шушы көннән республикада офтальмология хезмәте тарихы хисабы башлана", - дип сөйләгән “Комсомольская правда”га Якутия Республика офтальмология клиник хастаханәсенең баш табибы Иван Луцкан.

Бу елның 11 аенда Якутия Республика офтальмология клиник хастаханәсе табиблары 15 меңгә якын операция уздырган. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading