16+

Кайсы скверга нинди исем бирәбез?

Парклар һәм скверлар елы кысаларында башкалада яңа скверлар пәйда булды.

Парклар һәм скверлар елы кысаларында башкалада яңа скверлар пәйда булды.

Алар арасында исеме булмаганнар да шактый. Әйтик, Мәскәү районында шундыйларның саны җидегә җитә. Берсенә Ирандагы шәһәр хөрмәтенә "Тәбриз" дигән исем бирү тәкъдим ителгән, дип яза Казан мэриясе порталы. Скверларга исем сайлауда казанлыларны да катнашырга чакыралар. Алар, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең вконтакте һәм фейсбуктагы рәсми битләренә кереп, "кайсы скверга нинди исем туры килә?" дигән сорауга җавап бирә ала. Тавыш бирү 20 гыйнварга кадәр бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading