16+

Кайта ковид, кайта Кырымнан, Төркия һәм Краснодардан...

Бүгенгә барлыгы 20 читтән килгән очрак бар.

Бүгенгә барлыгы 20 читтән килгән очрак бар.

Татарстанда коронавирус инфекциясен читтә йоктырып кайтуның 20 очрагы ачыкланган. Биш кеше Төркиядә, калганнары Россия курортларында вирус йоктырган. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

«Бүгенгә барлыгы 20 читтән килгән очрак бар. Барысы да олылар, балалар юк. Краснодар краеннан сигез, Кырымнан җиде, Төркиядән биш кеше йоктырып кайткан», — диде спикер.

Любовь Авдонина сөйләгәнчә, Казан халыкара аэропортында республика ведомствосы хезмәткәрләре бер тәүлектә 41 һава судносын тикшергән, аларның сигезе Төркиядән кайткан. 5549 пассажирны һәм экипаж членын тикшергәннәр, чит илдән 1681 кеше кайткан.

«Казан аэропортында чит илдән кайткан 506 кеше Covid-19 инфекциясенә тикшеренү узган», — диде спикер.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading