16+

Каюм Насыйриның туган ягы тарихын өйрәнүчеләр арасында бәйге башланды (НИГЕЗЛӘМӘ)

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, ди халык мәкале. Танылган мәгърифәтче, галим Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырдан авылының килеп чыгышы бик борынгы дәвергә барып тоташа. Тик ни кызганыч, авылның тарихын өйрәнүчеләр юк диярлек.

Бу максаттан "Каюм Насыйри туган җирен торгызу фонды» яңа проект башлады. Тарих белән кызысынучылар арасында фәнни-тикшеренү эшләре бәйгесе игълан итте.

Билгеле булганча, Каюм Насыйриның Зөя өязе авыллары тарихы турында хезмәте бар. Ул ел саен җәй көне авылга кайта торган булган. Вакытын Зөя өязе салалары этнографиясен, тарихын һәм археологиясен өйрәнүгә багышлаган, шифалы үсемлекләрне файдалануга кагылышлы материаллар туплаган. Асия ханым: «Бу авыллар тарихын өйрәнүне дәвам итәргә кирәк», - дип саный.

- Шырдан авылы Идел буе Болгар дәүләте таркалганчы ук барлыкка килгән, дигән фикерләр бар. Моны ничек исбатларга? 1861 елга кадәр Шырдан җирендә хаким иткән алпавытлар кемнәр алар? 1917 елдан соң авылда булган үзгәрешләрне тикшереп язучы да юк. Безнең яклар - бай тарихлы, җәмгыятьтә булган барлык вакыйгаларның шаһиты. Ел дәвамында барачак бу бәйгегә дип әзерләнгән материаллар авыллар тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертер иде, - диде "Каюм Насыйри туган җирне яңартып торгызу" фондының башкарма директоры Асия Гобәйдуллина.

"Кече Шырдан авылы тарихы" бәйгесенә студентлар, аспирантлар, фәнни хезмәткәрләр, укытучылар да катнаша ала. Бәйгегә эшләр 2017 елның 15 декабренә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр акчалата премия белән бүләкләнәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading