16+

Казан 3 көнгә джаз башкаласына әверелә

Татарстан башкаласында 28-30 августларда “Россиядә БРИКС илләренең этно-джаз ансамбльләре һәм диксилендлар съезды” халыкара фестивале була.

Татарстан башкаласында 28-30 августларда “Россиядә БРИКС илләренең этно-джаз ансамбльләре һәм диксилендлар съезды” халыкара фестивале була.

“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов хәбәр иткәнчә, анда Һиндстан, Эфиопия, Бразилия, Кытай, Иран, Куба һәм Төркиядән 22 коллектив катнаша.

– Шәһәребездә БРИКС саммиты үткәрү күп чараларның, инде без гадәтләнгән чараларның, дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итте. Без күпкырлы һәм күпйөзле дөньяны күрәбез. Казан 3 көнгә джаз башкаласына әверелә. Мондый мөмкинлек өчен БРИКСка рәхмәт! – дип үзенең фикерен әйтте мэр Илсур Метшин.

28 августта казанлыларга һәм башкала кунакларына “Мы из джаза”, “Поющие под дождем”, “Привет, Долли” фильмнары күрсәтелә. Аларны 20.00 сәгатьтә Аксенов скверында, Балыкчы бакчасында, Кабан күле яр буенда карарга мөмкин.

29 августта 12.00 сәгатьтә Бауман һәм Петербург урамнары джаз оркестрлары авазларына күмелә. 16.00 сәгатьтә Бауман һәм Петербург урамнарында, Камал театры каршында джаз парады үткәрелә. Камал театры каршындагы мәйданда 17.00 сәгатьтә – фестиваль концерты. Шул ук көнне 20.00 сәгатьтә Балыкчы бакчасында “В джазе только девушки”, ә Аксенов скверында “Волга, Волга” фильмнары күрсәтелә.

30 августта 11.00 сәгатьтә “Әкият” курчак театры каршында, “Крылья Советов” паркында, Горки-Әмәт урманында, Урицкий исемендәге паркта музыкаль программа тәкъдим ителә.

“Казан” гаилә үзәге каршында һәм Камал театры янында 18.00 сәгатьтә бәйрәм концерты бирелә.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading