16+

Казан автомобильләр сату күләме буенча беренче өчлектә бара

Казан соңгы елда сатылган автомобильләр саны буенча беренче өчлеккә керде.

Казан соңгы елда сатылган автомобильләр саны буенча беренче өчлеккә керде.

Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

«Автостат» агентлыгы мәгълүматлары буенча, соңгы елда Казанда автомобильләр сату күләме 14 процентка арткан, бу 21,5 мең яңа машина дигән сүз. Шул рәвешле Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калышып, илдә өченче урынны алды», - диде Габделхаков.

Ул китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, 1 сентябрьгә Казанда 414 меңнән артык автомобиль теркәлгән. «2014 ел белән чагыштырганда машиналар саны 6 процентка артты, бүгенге көндә 1000 кешегә 333 автомобиль туры килә», - дип өстәде Транспорт комитеты рәисе.

Моңа кадәр Казанның кайбер урамнарында парковка бәясе 100 сумга кадәр артачагы билгеле булган иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading