16+

«Казан», «Бигеш» аэропортлары кем исемен йөртер?

«Россиянең бөек исемнәре» проекты кысаларында, Татарстандагы «Казан» һәм «Бигеш» аэропортлары исемнәренә тавыш бирү дәвам итә. Белгечләр әйтүенчә, аэропортка исем бирү ул шәһәрнең имиджын күрсәтә. Туристларны җәлеп итү чарасы да булып тора. «Россиянең бөек исемнәре» проектында илнең 45 аэропорты катнаша.

«Казан», «Бигеш» аэропортлары кем исемен йөртер?

«Россиянең бөек исемнәре» проекты кысаларында, Татарстандагы «Казан» һәм «Бигеш» аэропортлары исемнәренә тавыш бирү дәвам итә. Белгечләр әйтүенчә, аэропортка исем бирү ул шәһәрнең имиджын күрсәтә. Туристларны җәлеп итү чарасы да булып тора. «Россиянең бөек исемнәре» проектында илнең 45 аэропорты катнаша.

30 ноябрьгә кадәр һәр кеше үзе теләгән аэропорт исеменә тавыш бирә ала. Моның өчен ВеликиеИмена.рф сайтына керергә кирәк. «ВКонтакте», Одноклассники социаль челтәре аша да тавыш бирергә мөмкин. Шулай ук 8-800-707-93-17 номерына шалтыратып йә самолет бортында, аэропортлардагы пунктларда анкета тутырганда да тавыш бирергә була.

Александр Лаврентьев, Татарстан оешмалары һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе президенты:
– Бу проектны бик уңышлы дип саныйм. Чил илләргә барсаң, аларның аэропортлары нинди дә булса танылган шәхес исемен йөртә. Әйтик, Мюнхендагы халыкара аэропортка элеккеге премьер-министрлары Франц-Йозеф Штраус исеме бирелгән. Танылган шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан аэропортларга аларның исемнәрен бирү отышлы дип уйлыйм. «Бигеш» аэропортына танылган, талантлы, искиткеч шәхес Николай Лемаев исемен бирергә тәкъдим итәм. Ул – шәһәрне үстерүгә күп көч куйган кеше, Хезмәт даны символы. «Казан» аэропортына килгәндә, ул да танылган шәхеснең исемен мәңгеләштерергә тиеш. Әмма аэропортка кем исемен бирергә? Әлегә сорау ачык. Бу мәсьәләдә дискуссияләр дә бара. Казан аэропорты республика, татар халкы өчен генә түгел, халыкара танылган шәхес исемен йөртергә тиеш дип саныйм. Ә безнең республика мондый шәхесләргә бай.

Олег Синяшин, Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге рәисе, Арбузов исемендәге органик һәм физик химия институты директоры:
– Халыкара аэропортларга билгеле, шул ук вакытта үз төбәген таныту өчен өлеш керткән кешеләрнең исемнәрен бирергә кирәк дип саныйм. «Бигеш» аэропорты өчен Менделеев һәм Лемаев исемнәре отышлы дип уйлыйм. Сайлау җиңел түгел. Дөрес, Менделеев вакытында Түбән Кама шәһәре әле булмаган да. Шуңа да бу шәһәрнең инфракструктурасын төзүгә, шул исәптән аэропортны төзекләндерүгә дә зур өлеш керткән, танылган, хезмәт даны иясе Лемаев исеме уңышлырак булыр, мөгаен. Ул – «Бигеш» аэропорты исемен йөртергә лаеклы кеше.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading