16+

"Казан, Чаллы, Бөгелмә, Яшел Үзән районнарында балалар бакчаларына ремонт таләп ителә"

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец сүзләренчә, 2021 елда республикада ул җитәкләгән оешма адресына 2100 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу 19 процентка артыграк.

“Гражданнар мөрәҗәгатенең 1/3 өлеше мәгариф мәсьәләләренә бәйле. Андый мөрәҗәгатьләр саны 50 процентка арту күзәтелә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән бәйлеләре 1,5 яшьтән 3 яшькәчә булган балалар өчен балалар бакчаларындагы урыннарга кагыла. Бакчаларның капиталь төзекләндерү мәсьәләсе дә кискен тора. Анализ күрсәткәнчә, бакчаларның 50 процентына ремонт таләп ителә. Казан, Чаллы, Бөгелмә, Яшел Үзән районнарында бигрәк тә”, - ди Ирина Волынец. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading