Казан "Әдәби теплоход: Мәскәү-Саратов" маршрутына кертелгән. Агымдагы елның 17-27 август көннәрендә "Идел дулкыны-2016" дигән икенче төбәкара китап ярминкә-фестивале уза. Нәширләр, язучылар, шагыйрьләр, кинематографистлар утырган теплоход Россия башкаласыннан 17 августта чыгып китә, сәяхәт барышында Идел ярына урнашкан шәһәрләргә тукталачак. Ярминкә Ярославль, Кострома, Түбән Новгород, Чебоксар, Казан, Ульяновски һәм Самарада үтәчәк. Теплоход...
Казан "Әдәби теплоход: Мәскәү-Саратов" маршрутына кертелгән. Агымдагы елның 17-27 август көннәрендә "Идел дулкыны-2016" дигән икенче төбәкара китап ярминкә-фестивале уза. Нәширләр, язучылар, шагыйрьләр, кинематографистлар утырган теплоход Россия башкаласыннан 17 августта чыгып китә, сәяхәт барышында Идел ярына урнашкан шәһәрләргә тукталачак. Ярминкә Ярославль, Кострома, Түбән Новгород, Чебоксар, Казан, Ульяновски һәм Самарада үтәчәк. Теплоход елга круизын Саратовта тәмамлаячак, 27-29 августта шәһәрнең үзәк мәйданында төп китап ярминкәсе оештырыла.
Теплоход тукталган шәһәрләрдә берничә мәйданчык эшләячәк. Аның иң кызыклысы - китап ярминкәсе, анда "әдәби теплоход"ныкы да, җирле китаплар да тәкъдим ителәчәк. Проектта илнең 30 төбәгеннән һәм якын чит илләрдән 100 нәшрият катнаша. Мәйданчыкларда китап тармагы белгечләре, язучылар, шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклеләре һәм музыкаль коллективларның чыгышлары көтелә. Шунда ук җирле драматургларның кыска спектакльләре дә куелачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар