16+

Казан елның төп инвестиция вакыйгасын көтә

Тиздән Казанда Россиядәге венчур индустриясенең үзәк вакыйгасы узачак.

Казан елның төп инвестиция вакыйгасын көтә

Тиздән Казанда Россиядәге венчур индустриясенең үзәк вакыйгасы узачак.

16-17 апрельдә Казан-Экспо халыкара күргәзмәләр үзәгендә 5 меңгә якын венчур инвесторлары, эшмәкәрләр, Россиядәге иң яхшы технологик компанияләрнең лидерлары җыелачак.

Татарстанның инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов әйтүенчә, венчур форумы Татарстанда 2005 елдан бирле үткәрелә. Төп максаты – Россиядә венчур инвестицияләү системасын үстерүгә булышу, кече һәм урта бизнеска инвестицияләр җәлеп итү. Биредә Россиядән генә түгел  Европаның 25илленнән дә билгеле компанияләр килер дип көтелә. Форумның пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак. Форум тәҗрибә уртаклашу, парнерлар белән ныклы элемтәләр урнаштыру өчен файдалы мәйданчык булып тора.

Форумда җитди, эшлекле килешүләр имзаланачак. Тәкьдим ителгән проектларның иң отышлы дип табылганнары гамәлгә ашырыла. Бу юлы “Идея – 1000” проекты кысаларында алты проект сайлап алыначак. һәр җиңүче проект өчен 3әр миллион сум акча каралган.

Россия венчур форумы кысларында бишенче тапкыр оештырыла торган “Технотур” чарасының Россия этабы да узачак. Техтур ассоциациясе венчур бизнесында Европада әйдәп баручыларны берләштерә. База мөнәсәбәтләре өчен отышлы булган перспективалы технология компанияләрен сайлап ала. Ел саен Техтур уздырган чараларда катнашырга 2000нән артык кеше гариза тапшыра, 750дән артык инвестор фикерләрен җиткерә. Бу юлы Техтур чаралары кысаларында энергетика, логистика, мобильлек темалары каралачак. Кунаклар өч көн дәвамында Мәскәүдә, Иннополиста, Казанда түгәрәк өстәлләр, фикер алышулар уздырачак, тәҗрибә уртаклашачак. Форумда иң отышлы проектларны гамәлгә ашыру буенча килешүләр имзаланачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading