16+

Казан гимназиясендәге фаҗигадә һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә матди ярдәм күрсәтә башлаганнар

175 нче гимназиядәге фаҗига нәтиҗәсендә һәлак булганнарның гаиләләре һәм зыян күрүчеләр Россия Кызыл Хачы оешмасы җыйган акчалардан матди ярдәм алачак, дип хәбәр итә ТАСС. Иганәләрнең гомуми күләме 86 млн сумнан артып киткән.

9 һәлак булучы һәм 62 зыян күрүче гаиләсе бер тапкыр түләнә торган акча алачак, дип хәл ителгән. Һәлак булганнарның гаиләләре - 1 млн сум, зыян күрүчеләр, сәламәтлекләренә авыр зыян килүчеләр - 500 мең сум, ә уртача зыян күрүчеләр - 300 мең сум алачак.
Балалары Мәскәүгә дәвалануга озатылган ата-аналарның яшәү, туклану һәм транспорт чыгымнары түләнәчәк.

Моннан тыш, бүгенге көндә гимназиянең 231 укучысы Краснодар тәбәгендә ял итә. Мәктәп укучылары һәм педагоглар өчен психологик-социаль ярдәм программасы эшләнелә.

Шулай ук укырга: "Бүген килеп үтереп китә алалар...": Галәвиевнең гаиләсе фаҗигадән соң ничек яши?

Фото: архивтан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading