16+

Казан ишегалларында машина кую урынын түләүле итмәкчеләр

Башкаланың Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районы башлыгы Тимур Алибаев шундый тәкъдим белән чыккан.

Башкаланың Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районы башлыгы Тимур Алибаев шундый тәкъдим белән чыккан.

Район башлыгы ишегалларындагы машина кую урыннарын түләүле итәргә чакыра. Бу хакта ул Казан вице-мэры Рөстәм Нигъмәтуллинның бюджет оешмасы вәкилләре белән очрашуында әйткән.

- Ишегалдында машина куярга теләгән кеше түгәрәк суммада акча да чыгарып түләсен. Ишегалды парковкалары иң кыйммәтлесе булырга тиеш, - дигән ул. - Әлеге акча шушы ишегалдын төзекләндерү өчен тотылачак.

Район башлыгы сүзләренчә, шәһәрдә күп яруслы машина кую урыннары шактый. Әмма алар тулы түгел.

Чыганак: intertat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading