16+

Казан Кремле яр буенда урам китапханәсе ачылды

Казандагы Кремль яр буенда, кышкы тәнәфестән соң, урам китапханәсе янә китаплар белән тулыландырылды, дип яза казан мэриясе сайты.

Казандагы Кремль яр буенда, кышкы тәнәфестән соң, урам китапханәсе янә китаплар белән тулыландырылды, дип яза казан мэриясе сайты.

Исегезгә төшерәбез, китапханә үз эшен узган елның июнь аенда башлады һәм яр буе кунакларының иң яраткан урыннарының берсенә әйләнде. Проект шәһәр халкы һәм кунаклар арасында китап укуны популярлаштыруга юнәлтелгән. Теләге булган кешеләр үзләренең китапларын алып килә һәм алмашка биредән китапларны ала. Әлеге китапханәнең тагы бер үзенчәлеге - китапны үзеңдә тоту буенча вакыт чикләнмәгән, аны кирәк булган вакытка үзеңдә калдырырга яисә бөтенләй кайтармаска да мөмкин. Китапханә белән янәшә уку өчен уңайлы кәнәфиләр урнаштырылган, куллану кагыйдәләре күрсәтелгән. Урам китапханәсе көзгә кадәр эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading