16+

Казан кунакханәләре футбол буенча дөнья чемпионатына 100 процент әзер

Башкалага кимендә ике йөз мең кунак килер дип көтелә һәм аларның берсе дә урынсыз калмаячак. Татарстанның туризм комитеты рәисе Сергей Иванов журналистлар белән булган очрашуда шулай дип белдерде.

Башкалага кимендә ике йөз мең кунак килер дип көтелә һәм аларның берсе дә урынсыз калмаячак. Татарстанның туризм комитеты рәисе Сергей Иванов журналистлар белән булган очрашуда шулай дип белдерде.

– Матчлар узган көннәрдә кунакханәләр йөз процент тулы булачак. Калган көннәрдә дә 85-90 проценттан ким булмас дип уйлыйбыз. Казанга футболга билет алганнар гына түгел, шәһәр белән танышырга һәм футбол бәйрәме атмосферасын тоярга килүчеләр дә киләчәк. Аларның саны күбрәк булган саен безгә яхшы, әлбәттә, – диде ул.
Кунакханәләрдәге номерларның бәяләренә килгәндә, стандарт бүлмә 3,400 сумнан 16 мең сумга кадәр тора.
Спикер сүзләренчә, мөселман илләреннән килүче җанатарлар өчен дә уңайлылыклар тудырылачак. Өч кунакханә хәләл стандартлары белән эшли, якын арада аларның саны артырга тора. Тагын берничә отель хәләл стандарты буенча эшләүне рәсмиләштерергә җыена.
Чемпионат көннәрендә кунакханәләр өстәмә персоналлар булдыру турында уйлый. Инглиз телен белүдән тыш, отельгә тукталган җанатарларның кайсы илдән булуына карап, шул телдә иркен сөйләшә белгән персоналлар җәлеп ителәчәк.
Туристларга, традицион швед өстәленнән тыш, татар милли ризыкларын да тәкъдим итәчәкләр.
Журналистларның, туристларга кунакханәләрдә урын җитәчәкме, дигән соравына Сергей Иванов, отельләрдә 9 меңнән артык номер барлыгын, Казаннан тыш, республиканың башка шәһәрләрендә дә кунакханәләр булуын әйтте.
– Күп кенә туристлар Йошкар-Ола, Чебоксар, Ульяновскидан да киләчәк, моннан тыш, казанлылар, якынча исәпләүлләр буенча, 800ләп фатирны арендага бирәчәк, – диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading