Икътисад, сәнәгать өлкәсендә генә түгел, мәдәнияттә дә беркадәр җылыну сизелә. Шуның матур мисалы булып, башкалабызның Ямашев проспектында урнашкан Республика балалар китапханәсендә Кытай балалар китаплары күргәзмәсе ачылды. Соңгы биш елда дөнья күргән берсеннән-берсе матур барлыгы 100 китап тәкъдим ителде. Күргәзмә Кытай Халык Республикасының 70 еллыгына багышланып, Россия һәм Белоруссия шәһәрләрендә ел буе эшләгән. Казан – Россиянең соңгы унынчы шәһәре.
Китапханә директоры Ирина Мөхәммәтгалиева һәм хезмәткәрләр тырышлыгы белән күргәзмәне ачу чып-чын дуслык бәйрәменә әйләнде. Әлеге мөһим чарада Казанда Кытай Халык Республикасы консуллары: Чжау Яньцзюнь, Хуан Кай, Конфуций институтының Россия ягыннан директоры Әлфия Аликбәрова, әлеге институтның Кытай ягыннан директоры И Яньпин катнашты.
Бу үзенчәлекле илнең мохитен күргәзмә ачылышына килгән гимназия балаларына җиткерү өчен, зал Кытай иленең атрибутлары: фонарьлар, кызыл борычлар тәлгәше белән бизәлгән иде. Милли киемнәр кигән Кытай чибәрләре тәмле чәй белән дә сыйладылар.
Әлеге күргәзмәне без Татарстан китап нәшриятының балалар әдәбияты бүлеге мөдире Айсылу Галиева белән бергә карадык. Күзгә иң нык ташланганы – киштәгә куелган ерактан килгән китап кәгазенең бик сыйфатлы булуы. Алар шактый калын, ялтырап торсалар да, хәрефләрне «югалтмыйлар». Айсылу белән безнең фикерләр бу мәсьәләдә тәңгәлләште. Күп балалы әни китапханәгә улы белән килгән иде. Улы да шулай дигәч, ышанмый булмый инде.
Комментарийлар