16+

Казан кызы “Мисс Азия фотомодель” номинациясендә җиңде

Казан кызы Алинә Гәрәева Һиндстанда узган “Мисс Азия” гүзәллек бәйгесендә “Мисс Азия Россия” һәм “Мисс Азия фотомодель” номинациясендә җиңеп кайтты.

Финалда Алинә сәхнәгә татар милли стилендә тегелгән яшел бәрхет күлмәктән чыкты, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
Азия һәм Евразиядәге Һиндстан, Вьетнам, Сингапур, Малайзия, Индонезия, Кытай, Япония, Таҗикстан, Кыргызстан кебек егермеләп илдән кызлар катнашкан бәйгедә Алинә Россияне тәкъдим итте.
Азия илләренең традицияләрен исәпкә алып, “Мисс Азия” бәйгесенең программасы башкалардан аерыла: биредә кызлар купальникларда чыгыш ясамыйлар. Быелгы бәйгедә беренче урынга Кытай кызы Тиан Ми лаек булды.

фото: imgrum.org

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading