16+

Казан марафонында катнашырга хәзергә 5 мең кеше теләк белдергән

Казан марафонына ике ай калып бара, анда катнашырга 5 мең кеше теләк белдергән дә инде.

Казан марафонында катнашырга хәзергә 5 мең кеше теләк белдергән

Казан марафонына ике ай калып бара, анда катнашырга 5 мең кеше теләк белдергән дә инде.

Әлеге чара Мәскәү белән Петербургта узучы ярышлардан гына калыша, дип яза "Бизнес-онлайн". Катнашучыларның яртысыннан артыгы -кунаклар. Шуңа да быелгы марафон 60 миллион сум акча китерә алачак дип фаразлана. Чикаго, Нью-Йорк һәм Бостонда мондый төр ярыш 100 миллион доллар табыш китерә ди. Анда катнашу өчен исә башта лотереяда отарга кирәк. Шуннан соң гына 300 доллар түләп катнашасың. Бездә исә ярышка керү взносы 42,2 км дистанциягә - 1300, 21 кмга - 1100, 10 һәм 3 кмга 800әр сум.

Марафон дистанциясе - 42 км 195 метр. Әмма ул бөтен кешенең дә көченнән килмәгәнгә, тагын өч дистанция өстәлгән: 21,1 км (ярыммарафон), 10 км һәм 3 км.
Марафонда катнашу өчен терапевттан медицина белешмәсе кирәк. Белешмәсе булмаганнар 13-14 майда "Казан Арена" стадионы янында табибка күренә ала.

Казан марафонының төп үзенчәлеге - матур трасса. Маршрут башкаланың тарихи үзәге аша үтә. Атлетлар шәһәрнең бөтен матур урынын күрәчәк. Аерым алганда, алар «Миллениум» күпере аша Зур Кызыл урамына, аннары Кремль, Казансу яр буена килеп чыгачак. Ерак арага йөгерүчеләр "Гаилә" үзәге белән "Казан Арена"ны да күрә. 15 май көнне шәһәр үзәген ябып торачаклар. Йөгерүчеләр өчен туклану пунктлары да оештырылыр дип көтелә. Ярышны фан-зонадан гына түгел, интернеттан, "Казан арена" медиафасадыннан, шулай ук «Матч ТВ» федераль каналыннан күзәтеп булачак.

Казан марафоны ВИЧ/СПИДны профилактикалауга багышлана. Акциядә Россия хөкүмәте рәисе ярдәмчесе Геннадий Онищенко, Баста, Стас Пьеха, Екатерина Гамова, Бату Хасиков кебек билгеле сәясәтчеләр, шоу-бизнес йолдызлары, спортчылар катнашачак. VIP-персоналар өчен аерым ярыш каралмаган, бөтен халык бергә чабачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading