16+

Казан мэриясе: «Берьюлы берничә мәктәпкә мина куелуы турында хәбәрләр килгән»

28 февральдә берничә уку йортына мина куелуы турында хәбәрләр килгән. Сүз 21нче, 40, 68 нче һәм 136 нчы мәктәпләр турында бара.

28 февральдә берничә уку йортына мина куелуы турында хәбәрләр килгән. Сүз 21нче, 40, 68 нче һәм 136 нчы мәктәпләр турында бара.

Хәзерге вакытта биредә эвакуация оештырылган. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте үзенең телеграм-каналында хәбәр итә.

"Вазгыять болай да киеренке. Мәгълүмат алу белән, сезгә хәбәр итәбез: берьюлы берничә мәктәпкә мина куелуы турында чираттагы хәбәрләр килә. Директорлар тиешле инструкция буенча эш итә һәм 42, 40, 21, 68 һәм 136 нчы мәктәпләрне эвакуациялиләр, аерым алганда, биналарны тикшерү һәм балалар куркынычсызлыгы өчен эшләнелә бу гамәл", - диелә хакимият хәбәрендә.
Казанлыларның бу хәлгә аңлап карауларын сорыйлар һәм борчылу өчен нигез юк дигән ышаныч белдерәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading