16+

Казан метросында үзенчәлекле поезд йөри башлады

Казан транспортны брендлаган беренче шәһәр түгел.

Казан транспортны брендлаган беренче шәһәр түгел.

Казан метросында беренче брендлы поезд йөри башлады. Состав вагоннарын Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының элеккеге һәм  яңа спектакльләреннән фрагментлар һәм тамашалардан өзекләр бизи.

Тематик поезд Г.Камал театрының 114нче театраль сезоны, шулай ук Россиядәге Театр елы уңаеннан ясалган. Брендлы поезд өч ай йөриячәк.

Камал театрының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, поезддагы рәсемнәрне дизайнерлар, рәссамнардан торган тулы бер иҗади төркем ясаган.

Казан - транспортны брендлаган беренче шәһәр түгел, модалы тенденция Мәскәү, Новосибирск һәм илнең башка зур шәһәрләрендә кулланыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading