16+

Казан мәхәббәт турындагы экспериментларга әзерме?

2-11 июнь көннәрендә Казанда «Шәһәр - Арт - әзерлек» III яшьләр театр лабораториясе узачак. Чара танылган режиссер, киносценарист, драматург Олег Лоевский җитәкчелегендә үтә.

Казан мәхәббәт турындагы экспериментларга әзерме?

2-11 июнь көннәрендә Казанда «Шәһәр - Арт - әзерлек» III яшьләр театр лабораториясе узачак. Чара танылган режиссер, киносценарист, драматург Олег Лоевский җитәкчелегендә үтә.

Казанның спорт башкаласы буларак даны бөтен дөньяга таралган, ә менә хәзерге заман мәдәнияте аксый әлегә. «Тере шәһәр» заманча сәнгатькә булышлык фонды оештыручыларының берсе Артем Силкин республикада нәкъ менә заманча, яшьләр театрын торгызу өчен өч ел элек бу проектны башлауларына басым ясады.

- Безнең республиканың зур театрлары чит илләрдә гастрольләр белән йөри. Ә яшьләр театрларын белмиләр. XX гасыр­да бер идеология генә хөкем сөргән ­Россия арт-­сәнгате, заманча сәнгать юнәлешендә артта калды. Без чит илгә алардан нәрсә булса да өйрәнергә генә бара алабыз, ләкин үзебез нинди дә булса иҗади эксперимент күрсәтергә әле әзер түгел, - диде ул.

«Шәһәр - Арт - әзерлек» лабораториясендә артистлар, танылган режиссерлар һәм үзешчәннәр төрле иҗади экспериментлар ясый. Шунысы кызык, спектакльләрдән өзек театр биналары кысаларыннан чыга, ул шәһәрнең теләсә кайсы почмагында булырга мөмкин. Быел, мәсәлән, Лядской бакчасы тамаша залына әйләнәчәк. Шулай ук спектакльләр Камал театрының кече залында, Казан яшь тамашачылар театры бинасында, «Угол» иҗат лаборатория үзәгендә дә күрсәтелә. Чараның быелгы темасы - мәхәббәт.

- Бүген дөньяда ниләр генә юк. Шуңа да театр иң беренче чиратта мәхәббәт турында сөйләргә тиеш дигән карарга килдек, - дип аңлатты моны «Тере шәһәр» заманча сәнгатькә булышлык фонд директоры Инна Яркова.

Быел беренче тапкыр Иван Вырыпаев әсәре буенча «Иллюзия» дигән спектакльне татар телендә дә куячаклар. Ул 9 июнь көнне Камал театры бинасында була.
Драматург, тәнкыйтьче Нияз Игъламов та биредә үз эшен тәкъдим итәчәк. Ул Татарстанның тарихи-сәяси архив документларына таянып эшләнгән. Әсәрнең сюжеты XX гасырда яшәгән реаль кеше тормышларына багышланган булачак.

Театраль экспериментларда Россия, Италия, Швейцариядән алты режиссер катнаша. Биредә Казан кызы Регина Саттарова да беренче эшләрен тәкъдим итәчәк. Спектакльләргә керү ирекле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading