16+

Казан ничек сайлады?

Яңа Савин районында 7 нче гимназиядә урнашкан 214 нче участок сайлау комиссиясе рәисе Андрей Бикбов 18 марттагы сайлауларга шаккаткан.

Казан ничек сайлады?

Яңа Савин районында 7 нче гимназиядә урнашкан 214 нче участок сайлау комиссиясе рәисе Андрей Бикбов 18 марттагы сайлауларга шаккаткан.

– Мин инде дүртенче-бишенче мәртәбә комиссия рәисе булып торам. Моның кадәр дә активлыкны күргән юк иде әле. Тавыш бирү иртәнге 8 сәгатьтә башлана, ә ярты сәгать алдан ук 20 сайлаучы җыелган иде инде. Безнең участокта 10 сәгать 30 минутка сайлаучыларның 20 проценты тавыш бирде, –диде Андрей Бикбов.

Сайлау участогына тимер эзләгеч “капка” аша керәсең. Полиция хезмәткәрләре һәркем белән итәгатьле сөйләшә. Күзәтүчеләр өчен махсус урыннар булдырылган.

– Быел безнең участокта 34 егет белән кыз беренче тапкыр тавыш бирә. Аларга бүләкләр тапшырабыз, – диде комиссия рәисе.

Янәшәдәге 23нче мәктәптә урын алган 212нче участокка полиция хезмәткәрләре халыкны тимер эзләгеч прибор белән тикшереп, сумкаларны карап уздырып кертә. Ләкин дорфалык күрсәтү юк. Туй капкасы төбендә ачык йөз белән кунакларны каршы алалар, диярсең.

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе биргән теркәү таныклыгындагы язуларны комиссия рәисе Татьяна Цыплекова үзенең дәфтәренә өтеренә кадәр күчереп язды. Шуннан соң, култыклап диярлек йөртеп, эш барышы белән таныштырды. Сайлаучылар чират торып тавыш бирде.

– Казанда сайлаучыларның 61 проценты тавыш бирүдә катнашты. Шәһәребездә Владимир Путинны яклап бирелгән тавышлар 76 процентны тәшкил итте. Казанлыларга рәхмәт! Казан сәяси җитлеккәнлеккә чираттагы имтиханда да сынатмады. Казан һәрвакыттагыча бердәм гаилә кебек тавыш бирә, Россиядәге тулаем хәлгә йогынты ясый. Казанлылар башкарылган

эшләргә рәхмәтле була белә, – диде мэр Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Ләкин 18 мартта Казанда шактый күңелсез хәлләр дә килеп чыгарга ихтимал булган икән.

– Хәзер инде әйтергә дә була, – дип дәвам итте мэр Илсур Метшин. – Тавыш бирүнең легитим, законлы узуын шик астына кую, тынычсыз халәт тудыру максатында, махсус өйрәтелгән, “акча түләнелгән” кешеләр килде. Аларның астыртын гамәлләре барып чыкмады.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе җитәкчесе Алексей Соколов сөйләгәнчә, сайлау комиссияләре эшенә тыкшынырга омтылуның сигез очрагы теркәлгән. Ике очракта сайлауларга кагылышлы басма материаллар астыртын рәвештә бозылган. Бер очракта листовкалар тарата башлаган булганнар.

– Астыртын гамәлләр шунда ук чикләнде, унбер административ эш кузгатылды. Казанда, гомумән алганда, тавыш бирүләр тыныч узды, – диде Алексей Соколов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading