16+

Казан полиция гарнизоны хезмәт итүнең көчәйтелгән режимына күчте

Казанда яңа ел төнендә 400дән артык полиция хезмәткәре җәмәгать тәртибен саклауны һәм Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең һәм кунакларның куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк.

Казанда яңа ел төнендә 400дән артык полиция хезмәткәре җәмәгать тәртибен саклауны һәм Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең һәм кунакларның куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк.

Казан гарнизоны көчәйтелгән хезмәт режимына күчә. Шулай ук Росгвардия шәхси сак оешмалары хезмәткәрләрен, халык дружиналары әгъзаларын, хәрбиләрне һәм хокук саклау юнәлешендәге башка формированиеләрне җәлеп итү планлаштырыла.

Моннан тыш, яңа ел каникуллары вакытында ЮХИДИ постлары оештырылачак, тикшерү-оператив төркемнәрне көчәйтү каралган, мөмкин булган терактлар турында хәбәрләргә кичекмәстән җавап бирү төркемнәре булдырылган.

Казанда 9 гыйнварга кадәр махсус янгынга каршы режим гамәлдә, аның нигезендә кайбер территорияләрдә пиротехника әйберләрен куллану тыела.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading