16+

Казан ресторанында эвакуация булды

Казанның Чистай урамындагы Petzold рестораныннан барлык килүчеләрне һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләгәннәр.

Казанның Чистай урамындагы Petzold рестораныннан барлык килүчеләрне һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләгәннәр.

Сәбәбе — электрон почтага бинага мина куелу турында хәбәр алынган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына мәгълүм булганча, хәзер вакыйга урынына полиция хезмәткәрләре, шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары килгән инде.

Нәтиҗәдә, мина куелу турындагы хәбәр расланмаган — бинада берни дә тапмаганнар.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X