16+

Казан студенты бүген Олимпиадада биатлон ярышында катнаша

Казан студенты Ульяна Нигъмәтуллина бүген Олимпиадада биатлон буенча катнаш эстафетада катнашачак. 

Казан студенты Ульяна Нигъмәтуллина бүген Олимпиадада биатлон буенча катнаш эстафетада катнашачак. 

Аның фәнни җитәкчесе, чаңгы спорты теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире Ришат Галиев спортчының узышка әзерлеген бәяләде. "Мин Ульянаны безнең вузда магистратурада укуыннан яхшы беләм. Мин аның фәнни җитәкчесе идем, һәм ул үзенең диплом эшен нәкъ менә биатлон темасына язды. Ул безнең уку йортына шактый җиңел килде, белем әзерлеге югары иде. Һәм бу аның спорт эшчәнлегендә, тренировка процессына якын килүдә һәм стартларга әзерлектә чагыла», - дип саный Галиев.

Биатлон ярышын бүген сәгать 12:00 дә Беренче каналдан карагыз. Эстафетада Россия данын тагын Кристина Резцова, Александр Логинов һәм татар егете Эдуард Латыйпов та яклаячак.

Узган елның җәендә Ульяна элеккеге чаңгычы, өч тапкыр Универсиада призеры Илшат Нигъмәтуллинга кияүгә чыгып, фамилиясен алыштырды (кыз фамилиясе -  Кайшева). Соңгы берничә елда Илшат Нигъмәтуллин хатынының тренеры да. Икесе дә тумышлары белән Удмуртиядән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading