16+

Казан төп инвестиция вакыйгасына әзерләнә

16-17 апрельдә Казан-Экспо халыкара күргәзмәләр үзәгендә 5 меңгә якын венчур инвесторлары, эшмәкәрләр, Россиядәге иң яхшы технологик компанияләрнең лидерлары җыелачак.

16-17 апрельдә Казан-Экспо халыкара күргәзмәләр үзәгендә 5 меңгә якын венчур инвесторлары, эшмәкәрләр, Россиядәге иң яхшы технологик компанияләрнең лидерлары җыелачак.

Венчур форумы Татарстанда 2005 елдан бирле үткәрелә. Төп максаты – Россиядә венчур инвестицияләү сис­темасын үстерүгә булышу, кече һәм урта бизнеска инвестицияләр җәлеп итү. Биредә Россиядән генә түгел, Европаның 25 иленнән дә билгеле компанияләр килер дип көтелә. Форум тәҗрибә уртаклашу, партнерлар белән ныклы элемтәләр урнаштыру өчен файдалы мәйданчык булып тора.

Россия венчур форумы кысаларында V тапкыр оештырыла торган «Технотур» чарасының ­Россия этабы да узачак. Техтур ассоциа­циясе венчур бизнесында Европада әйдәп баручыларны берләштерә. Ел саен анда катнашырга 2 меңнән артык кеше гариза тапшыра, 750дән артык инвестор фикерләрен җиткерә. Кунаклар өч көн дәвамында Мәскәүдә, Иннополиста, Казанда түгәрәк өстәлләр, фикер алышулар уздырачак, тәҗрибә уртаклашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading