16+

Казан университетының элеккеге ректоры вафат

Мәрхүм белән хушлашу КФУның икенче корпусындагы мәрмәр залда 6 май көнне сәгать 10да узачак.

Казан университетының элеккеге ректоры вафат

Мәрхүм белән хушлашу КФУның икенче корпусындагы мәрмәр залда 6 май көнне сәгать 10да узачак.

88нче яшендә Казан дәүләт университетының элеккеге ректоры, КФУның атказанган профессоры Александр Коновалов вафат булган. Бу хакта университетның матбугат үзәге хәбәр итә.

Александр Коновалов бөтен гомерен нәкъ менә әлеге уку йортына - Казан университетына багышлый. 1956 елда университетны тәмамлагач, ул мәшһүр галим, академик Борис Арбузов җитәкләгән кафедрада эшли башлый. 1968-1972 елларда химия факультетында декан. 1979 елдан 1990 елга кадәр Коновалов КДУның ректоры була.

Мәрхүм белән хушлашу КФУның икенче корпусындагы мәрмәр залда 6 май көнне сәгать 10да узачак.

Фото: КФУның матбуган үзәге

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading