16+

Казан вузлары ректорларының күпме акча эшләве билгеле булды

Мәгълүматларны Россия Мәгариф министрлыгы китерде.

Мәгълүматларны Россия Мәгариф министрлыгы китерде.

Россия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте Казан югары уку йортлары ректорларының хезмәт хакы турында мәгълүматлар җиткерде. Бу мәгълүмат ведомство сайтында пәйда булды.

2022 ел мәгълүматлары буенча, Казанның өч ректоры аена 500 мең сумнан артык акча ала. Җитәкчеләр арасында иң югары хезмәт хакы алу буенча беренче урында КФУ башлыгы Ленар Сафин. Айга ул 579 мең сум акча эшли..

КНИТУ-КХТИ ректоры Юрий Казаков аена 544 мең сум акча ала. КДЭУ башлыгы Эдвард Абдуллазяновның хезмәт хакы аена 527 мең сум, ә КНИТУ-КАИ ректоры Тимур Алибаев 489 мең сум ала.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading