16+

 Казан янындагы трассада коточкыч һәлакәт (+видео)

Бүген иртән Мамадыш трактында юл һәлакәте килеп чыккан.  М7 трассасында «ГАЗель» машина йөртүчесе каршы як полосага чыккан. Биредә фура белән маңгайга-маңгай бәрелешкән.

Бүген иртән Мамадыш трактында юл һәлакәте килеп чыккан.  М7 трассасында «ГАЗель» машина йөртүчесе каршы як полосага чыккан. Биредә фура белән маңгайга-маңгай бәрелешкән.

«ГАЗель» йөртүчесе һәлакәт урынында ук үлә. Моннан тыш, «Газель»ның пассажиры һәм фура йөртүче авыр тән җәрәхәтләре алган, аларны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте. Әлеге фаҗигане узып баручы автомобильчеләр видеога төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштырганнар. Кадралардан күренгәнчә, "Газель"дән тимер өеме генә калган. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading