16+

Казан өйләренә җылыны кайчан бирергә җыеналар?

Бүгенге көндә 5,8 меңнән артык күпфатирлы йорт җылыту чорына әзер.

Бүгенге көндә 5,8 меңнән артык күпфатирлы йорт җылыту чорына әзер.

Казанның күпфатирлы торак йортларына җылылык бирүне 20 сентябрьдә башларга җыеналар. Бүгенге көндә социаль өлкәдәге 209 объект — 162 балалар бакчасы, 35 мәктәп, 8 хастаханә һәм башка биналар җылытыла. Бу хакта шәһәрнең Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин киңәшмәдә хәбәр итте.

Ул җылылык бирү сезоны башланганчы социаль объектларның гаризалар нигезендә җылытылуын ачыклап үтте. «Социаль объектларга җылылык җибәрүгә барлыгы 454 заявка кабул ителде. Алдагы көннәрдә аларның барысына да җылылык җибәреләчәк», – дип яза Гыйниятуллин сүзләрен Казан мэриясе порталы.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары сүзләренчә, бүгенге көндә 5,8 меңнән артык күпфатирлы йорт җылыту чорына әзер. Бу сан Казандагы торак фондының 98,6 процентын тәшкил итә. Бу атна ахырына кадәр 98 йорт әзерлек паспорты алырга тиеш, дип яза Татар-информ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading