16+

Казан өйләренә җылыны кайчан бирерләр?

26 сентябрьдә Казанның торак йортларына җылылык бирү башлана.

26 сентябрьдә Казанның торак йортларына җылылык бирү башлана.

Бүгенге көндә Татарстан башкаласында 155 мәктәптә, 341 балалар бакчасында һәм 23 Сәламәтлек саклау объектына җылылык җибәрелгән. 

26 сентябрьдән Казанның торак йортларына җылылык җибәреләчәк. Тиешле карарны шәһәр Башкарма комитетында имзаладылар. Җылыту сезоны башлану вакыты һава шартлары белән бәйле рәвештә төзәтелде.

Район администрацияләренә, Казан Башкарма комитетының структур бүлекчәләренә һәм җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга ике атна эчендә үзәк җылылык белән тәэмин итү режимнарын көйләүне төгәлләргә кирәк. Идарәче оешмалар, торак милекчеләре ширкәтләре, торак һәм торак-төзелеш кооперативлары җитәкчеләренә билгеләнгән тәртиптә торак йортларга җылылык бирүне тәэмин итәргә тәкъдим ителде.

Беренче чиратта сәламәтлек саклау объектларын, мәктәпкәчә һәм мәгариф учреждениеләрен җылылык белән тәэмин итәчәкләр. Әйтик, бүгенге көндә Татарстан башкаласында 155 мәктәпкә, 341 балалар бакчасына һәм 23 Сәламәтлек саклау объектына җылылык җибәрелгән.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading