16+

Казан әзер: күңелле ял итик

22-27 августта Казанда һө­нәри осталык буенча ­Дөнья чемпионаты уза. Шул уңайдан мәркәзебездә төрле мә­дәни һәм ярминкә мәйданчыклары эшли.

22-27 августта Казанда һө­нәри осталык буенча ­Дөнья чемпионаты уза. Шул уңайдан мәркәзебездә төрле мә­дәни һәм ярминкә мәйданчыклары эшли.

«Казан» гаилә үзәге янында 23-25 августта «Тәмле Казан» фестивале узачак. Бирегә килгәннәр төрле милләт кухнясы ризыкларыннан авыз итә алачак.

Горки-Әмәт урман паркында бу вакыйганың ачылу һәм ябылу тантанасы турыдан-туры экранда трансляцияләнә.

Горький исемендәге үзәк ял паркында төрле халык һәм милләтләрнең дуслыгына багышланган чаралар узачак. Алар татар, рус һәм инг­лиз телләрендә барачак. Теләгән һәркем яңа һөнәрдә үзен сынап карый ала. Моның өчен осталык дәресләре дә оештырыла. Мәктәп укучылары киләчәк һөнәрләрен сайлау буенча тест уза ала.

Бауман урамындагы сәгать яны казанлыларны һәм башкалабыз кунакларын милли сәнгатебез белән танышырга чакыра. Анда республикабыз сәнгать осталары: милли оркестр, халык бию коллективлары катнашында зур концерт булачак. Теләге булганнарны төрле музыка коралларында уйнарга да өйрәтәчәкләр.

Кунакларны каршы алырга Казанның һәм Казан яны районнарының 58 мәктәбе дә ныклап әзерләнде. «Бер мәктәп – бер ил» программасына кушылып, 22 августта алар үзләренә килгән ил кунакларын Татарстаныбыз, аның тарихы, шәхесләре белән таныштырачак.

Иске Татар бистәсе 22 августта «Түгәрәк уен» мәйданчыгына әйләнәчәк. Бу традицион фольклор бәйрәмендә катнашыр өчен, рес­публикабызның 22 районыннан 57 коллектив киләчәк.

Ярышлар булган урынга ничек барырга дип аптырап торучыларны тынычландырырга ашыгабыз: Чемпионат көннәрендә ярышларга бушлай илтүче махсус автобуслар да йөриячәк.
Оештыручылар халыкара бәйрәмне күңелле ял итеп, файдалы уздырырга чакыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading