16+

Казан журналисты снегоходта һәлакәткә очраган. Иптәш кызы үлгән

Бүген төнлә Татарстан журналисты һәлакәткә очрый. Иптәш кызы һәлакәт урынында һәлак була. Ләйсән - реанимациядә.

Казан журналисты снегоходта һәлакәткә очраган. Иптәш кызы үлгән

Бүген төнлә Татарстан журналисты һәлакәткә очрый. Иптәш кызы һәлакәт урынында һәлак була. Ләйсән - реанимациядә.

Ләйсән Латыйпова дигән журналистны Татарстан һәм Казан халкы аның "Эфир"да эшләгән чагыннан хәтерлидер. Ләйсән "Перехват" тапшырулары эшләгән иде. Казан университетының журналистика факультетын тәмамлаган кыз ире белән берничә ел элек Петропавловск-Камчатск якларына күчеп китте. Анда да телевидениедә эшләп, шөһрәт казанды. Казанда уздыручылары "Многоликая Россия" журналистлар конкурсында катнашып, беренче урынны яулады һәм Татарстандагы элеккеге хезмәттәшләренең көчле алкышларына лаек булган иде.

Бүген төнлә Петропавловск-Камчатск тирәсендә биатлон комплексында алар иптәш кызы, коллегасы Мария белән снегоходта барганда, агачка килеп бәреләләр. Снегоходны иярләгән Мария шунда ук һәлак була. Ләйсән исә күп төрле җәрәхәтләр белән җирле хастаханәгә китерелә. Әйтүләренә караганда, аның тормышына берни янамый, аңында.

Фото: tatarstan24.tv

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading