16+

Казан зообакчасын түбәтәйле ак барс бизиячәк

210 еллык тарихы булган Казан зообакчасын төптән үзгәртү буенча инде берничә ел бәхәс куерталар. Кичә Казан Ратушасында бакчаның логотибын һәм булачак стилен сайладылар. Нәтиҗәдә Россиянең 18 шәһәреннән килгән 76 команда арасында Казанның "Максат" оешмасының "Искиткеч" дип аталган проекты җиңеп чыкты. Казан дизайнерлары уйланмалары жюри әгъзәләрен милли рухта булуы белән үзенә...

210 еллык тарихы булган Казан зообакчасын төптән үзгәртү буенча инде берничә ел бәхәс куерталар. Кичә Казан Ратушасында бакчаның логотибын һәм булачак стилен сайладылар. Нәтиҗәдә Россиянең 18 шәһәреннән килгән 76 команда арасында Казанның "Максат" оешмасының "Искиткеч" дип аталган проекты җиңеп чыкты. Казан дизайнерлары уйланмалары жюри әгъзәләрен милли рухта булуы белән үзенә каратты.

Логотип зообакча үсемлекләреннән ясалган татар орнаменты белән бизәлгәнг түбәтәйле ак барстан гайбарәт булачак. Моннан тыш махсус мобиль кушымта да уйлап табачаклар. Аның аша һәр җанвар үзе турында сөйлиячәк. Җиңүче команда 800 мең сумлык бонуска ия булды. Мәскәү дизайнерлары исә махсус призга алды, аларга 700 мең сум акча бүлеп биреләчәк. Зообакчаның булачак логотибын да Казан белән Мәскәү дизайнерлары бергәләп ясаячак.

Фото: inkazan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading