16+

Казанда 30 яшьлек кыз төрмәдә утыручыга 600 мең сум акча күчергән

Казанда 30 яшьлек бер кыз танышу сайты аша колониядә утырган бер егет белән аралашкан.

Казанда 30 яшьлек бер кыз танышу сайты аша колониядә утырган бер егет белән аралашкан.

6 ноябрьдә егет, иреккә чыгарга булышлык күрсәтүен сорап, яңа танышыннан 600 мең сум акча сораган. Гашыйк булып акылы томаланган кыз банк картасы аша аңа шул сораган сумманы күчергән дә. Берничә көннән ул үзенең алданганын аңлаган һәм полициягә гариза язган, дип хәбәр итә prokazan.ru. Полиция хезмәткәрләре шикләнүчене эзли.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading