16+

Казанда 5 һәм 5а номерлы маршрутларда трамвайлар саны артачак

Мондый карар халыкка һәм шәһәр кунакларына транспорт хезмәте күрсәтүне яхшырту өчен кабул ителде.

Мондый карар халыкка һәм шәһәр кунакларына транспорт хезмәте күрсәтүне яхшырту өчен кабул ителде.

Казанда 5-нче һәм 5а номерлы маршрутларда трамвайлар саны артачак. Мондый карар шәһәр халкына һәм кунакларына транспорт хезмәте күрсәтүне яхшырту өчен кабул ителде, дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесендә.

Предприятиедә шәһәрдә иң популяр трамвай маршрутларының хәрәкәт графигын яңадан карадылар. Шулай итеп, 5-нче һәм 5а номерлы трамвайлар ешрак йөри башлаячак.

«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесендә бу маршрутларның һәркайсына 4 өч секцияле вагон өстәлгән, дип сөйләделәр. Әгәр элегрәк маршрутларга 16 трамвай чыккан булса, хәзер пассажирларны көн саен 20 трамвай йөртәчәкләр.
http://kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading