16+

Казанда атна ахырында 23 градуска кадәр суытачак

Бу атнада Татарстан башкаласында температура һәм атмосфера басымының кискен үзгәрүе көтелә.

Бу атнада Татарстан башкаласында температура һәм атмосфера басымының кискен үзгәрүе көтелә.

Казанда бу атна ахырында аномаль җылы һава торышы салкыннар белән алышыначак.

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Безгә җылы фронт белән циклон килде, аннары республика аның тыл өлешендә калачак, Арктикадан салкын һава керү аркасында температура кисәк түбәнәячәк. Ул нормадан шактый түбән булачак. Кыска гына вакыт эчендә температура һәм атмосфера басымының кискен үзгәрүе көтелә», - диде ул.

Норма буенча 10 февральгә кадәр шәһәрдә тәүлеклек уртача температура -12, -13 градус тәшкил итә. Хәзер исә ул чынлыкта нормадан 10 градуска югарырак. Шимбә көнне, 6 февральдә суыта башлаячак, бу киләсе атнада да дәвам итәчәк. Сишәмбе көнне, 8 февральдә, тәүлеклек уртача температура якынча -23 градус тәшкил итәр дип көтелә, бу нормадан 10 градуска (ике тапкыр диярлек) түбәнрәк.

tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading