16+

Казанда Айрат Хәйруллин белән хушлашалар. Чарага Рөстәм Миңнеханов та килде

Бүген Казанда Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин белән хушлашалар. Хушлашу мәрасимендә "Шәһри Казан" хәбәрчесе дә катнаша.

Бүген Казанда Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин белән хушлашалар. Хушлашу мәрасимендә "Шәһри Казан" хәбәрчесе дә катнаша.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беренчеләрдән булып Айрат Хәйруллин белән хушлашырга килде. Хушлашу чарасы сәгать 11 гә билгеләнгән булса да, республика лидеры бер сәгатькә иртәрәк килеп, мәрхүм депутатның туганнарының кайгысын уртаклашты.

Хөкүмәте йортындагы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы традицион киңәшмә дә бүген бер минут тынлык белән башланды. 

Билгеле булганча, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин 7 февраль көнне фаҗигале төстә һәлак булды. Аңа 49 яшь иде. Мәрхүмнең өч баласы калды.

Бу хакта укырга: Айрат Хәйруллин утырган вертолет һәлакәткә юлыккан: гомере өзелүче бар

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading