16+

Айрат Хәйруллин утырган вертолет һәлакәткә юлыккан: гомере өзелүче бар

Бүген кичке сәгать алтылар тирәсендә Татарстанның Кама Тамагы районында вертолет боз өстенә төшеп утырырга мәҗбүр булган.

Бүген кичке сәгать алтылар тирәсендә Татарстанның Кама Тамагы районында вертолет боз өстенә төшеп утырырга мәҗбүр булган.

Соңрак Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе депутат Айрат Хәйруллинның Bell-407 вертолеты төшкән икәнлеген ачыкланды, дип хәбәр итте Татар-информ.

Вертолетның бүген 16.21 сәгатьтә вертолет Матюшино бистәсе тирәсендә радарлардан юкка чыгуы турында хәбәр килеп ирешә.

Фаразлар буенча, вертолетта өч кеше булган. Аның кайда төшеп утырганлыгы ачыкланган. Әлеге урынга Лаеш районының эзләү-коткару төркеме башлыгы һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе беренче урынбасары Ирек Кадамов җитәкчелегендә һава тутырылган мендәрле судно киткән.

Бер кеше үлгән, ике кеше авыр хәлдә хастаханәгә озатылганлыгы турында хәбәр итә ТАСС.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading