16+

Казанда бер көн эчендә дүрт хатын-кызны бәрдергәннәр

Казанда бер көн эчендә җәяүлеләр юлында дүрт хатын-кызны бәрдергәннәр. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Казанда бер көн эчендә җәяүлеләр юлында дүрт хатын-кызны бәрдергәннәр. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Кичә көн уртасында Себер трактында «Митсубиси» автомобиле светофорның яшел уты янган вакытта юл аркылы чыгып барган 77 яшьлек пенсионерны таптаткан.

Шуннан соң сәгать ярым үткәч «Лада Гранта» автомобиле Тыныч һәм Глушко урамнары чатында светофорның яшел утына борылганда җәяүлеләр кичүендә 66 яшьлек хатын-кызга юл бирмәгән.

Кичен Шаляпин һәм Павлюхин урамнары чатында «Киа» автомобиле светофорның яшел уты янган вакытта юл аркылы чыгып барган 36 яшьлек хатын-кызны бәрдергән.

Бер сәгатьтән соң «Шевроле» автомобиле Губкин урамындагы 67нче йорт каршында җәяүлеләр кичүендә 19 яшьлек кызга юл бирмәгән.

Барлык очракларда да зыян күрүчеләр төрле тән җәрәхәтләре алган.

Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading