16+

Казанда бер пенсионер БАД алам дип, бер фатирлык акчасыннан колак каккан

Казанда яшәүче пенсионер ханым мошенникларга 3 миллион сум акча биргән, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Казанда яшәүче пенсионер ханым мошенникларга 3 миллион сум акча биргән, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Узган җомгада «Сафиуллин» полиция бүлегенә 82 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Билгесез кешеләр аңа БАД (биологик актив өстәмәләр) өчен компенсация вәгъдә иткән, әмма әүвәл салым түләргә кирәк булган. Нәтиҗәдә 19 декабрьдән 15 гыйнварга кадәр пенсионер аферистлар хисабына өч миллион сумнан артык акча күчергән. Шуннан соң аферистлар элемтәгә чыгудан туктаган. Әлеге факт нигезендә «Караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading